22нче ноябрь, җомга, 2019нчы ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Әниләр көнен бәйрәм итүгә багышланган "Әнинең шатлыгы" иҗади мастер - классын уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: әниләргә карата ихтирамлы, игътибарлы, кайгыртучан мөнәсәбәт формалаштыру, гаиләдәге элемтәләрне ныгыту.
Шөгыль барышында балалар кеше тормышында әниләрнең роле турында фикерләре белән уртаклаштылар, үз әниләре турында сөйләделәр, үзләренең әниләренә үзенчәлекле бүләкләр әзерләү буенча мастер-класс эшендә катнаштылар.
Шөгыль әниләргә карата ярату һәм ихтирам, аның мәшәкатьләре һәм яратуына карата рәхмәт хисе тәрбияләргә, балаларның иҗади сәләтләрен ачуга шартлар булдыруга ярдәм итте.

















