Notice: Only variables should be assigned by reference in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/templates/accessibility/index.php on line 11
"Дөнья әниләр яратуы белән ямьле" чарасы

View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   25нче ноябрь, дүшәмбе, 2019нчы ел

   Әниләр көне кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ДАҺББУ "Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы" волонтёрлары белән бергә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен, "Дөнья әниләр яратуы белән ямьле" чарасын уздырдылар.

   Чараның максаты: бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен, гаиләдә үзара аңлашуны ныгыту, әнигә карата ярату һәм рәхмәт хисләрен тәрбияләү.

   Чара барышында катнашучылар Әниләр көне тарихы турында презентация белән таныштылар, волонтёрлар әзерләгән тематик иҗат чыгышын карадылар. "Көйне от" интерактив уены катнашучыларда аерым кызыксыну уятты, аның барышында әниләр һәм балалар рәхәтләнеп көйләрне оттылар һәм әниләр турында җырлар башкардылар.

   Һәр гаилә чара турында истәлеккә "Әниләр көне белән!" истәлекле фоторамкасын алдылар.

фото-1

фото-2

фото-3

 

Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66