2019нчы елның 4нче декабрендә Казан шәһәрендә 2019нчы ел нәтиҗәләренең сыйфаты өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләренең XV республика бәйгесе лауреатларын һәм дипломантларын Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин катнашында тантаналы бүләкләү булып узды.
ТР Хөкүмәтенең сыйфат өчен премияләр бирү буенча Совет Карары белән “Эшлекле камиллек” номинациясенең “250дән артык эшчеләр саны булган оешмалар” категориясендә Совет Мактау кәгазе белән ДАСХКУ “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” бүләкләнде.
Бүләкләр оешмага продукцияләрнең һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфаты өлкәсендә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешү, аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, һәм шулай ук сыйфат белән идарә итүдә югары нәтиҗәле ысулларны керткән өчен бирелделәр.
Үзәкнең директоры - Надежда Викторовна җитәкчелегендә гаризаларны рәсмиләштерү, хезмәткәрләрне сыйфат мәсьәләләре буенча укыту, соңгы 3 елда гамәли эшчәнлекнең хисап материалларын төзү, сыйфат моделенең эксперт бәяләвен турыдан-туры узу буенча зур эш башкарылды.
Бу бәйгедә катнашуның төп нәтиҗәсе буларак яхшыртулар кертергә мөмкин булган көчле яклар һәм өлкәләр турында экспертларның объектив бәяләве булды. Бу Үзәкнең эше белән кулланучылар, хезмәткәрләр, партнерлар һәм җәмгыятьнең күпме канәгать булуын күрергә мөмкинлек бирә. Һәм ул перспектив планлаштыру һәм оештыру мәсьәләләрендә гамәли әһәмиятлелеккә ия.
Хәзерге шартларда социаль хезмәт күрсәтү системасы, кешенең яшәү сыйфатына максималь дәрәҗәдә тәэсир итеп, күп үзгәрешләр кичерә, инновацион карарлар эзләүне таләп итә. Шуңа күрә социаль хезмәт күрсәтү сыйфатын тәэмин итү җитәкчеләрнең һәм социаль хезмәт хезмәткәрләренең беренче дәрәҗәдәге бурычы булып тора.

















