Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

Select your language

   4нче декабрь, чәршәмбе, 2019нчы ел е

   Инвалидлар декадасы кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре белән бергә, сәламәтлекләре чикле балалар өчен, интерактив программа һәм "Дәртле әйлән-бәйлән" иҗат мастер-классын уздырдылар.

   Программа барышында балалар рәхәтләнеп табышмаклар чиштеләр, бәйгеләрдә актив катнаштылар.

   "Дәртле әйлән-бәйлән" иҗат мастер - классында балалар үзләре, урыс халык сәнгате символы, чибәркәй-матрешканы ясадылар һәм бизәделәр, бу эш балаларның эмоциональ сфераларын, иҗат сәләтләрен үстерергә ярдәм итте. Чара ахырында барлык катнашучыларны да татлы бүләкләр көтә иде.

фото-1

фото-2

фото-3