5нче декабрь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
"2014-2020нче елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен һәм җинаятьчелеккә каршылыкны тәэмин итү" Дәүләт программасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Казан шәһәре буенча Юл йөрү куркынычсызлыгы бүлеге хезмәткәрләре белән, социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар, шул исәптән сәламәтлекләре чикле балалар өчен, "Юл йөрү кагыйдәләрен тот!" очрашуын оештырдылар.
Чараның максаты: балаларның юл травмасы профилактикасы һәм балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыру.
Очрашу барышында балалар "Җәяүле әлифбасы" мультфильмын карадылар, юл йөрү кагыйдәләре турында күп кенә кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, "Акыллы шнур" уенында катнаштылар, "Юл йөрү билгеләре" пазлын җыйдылар, төсле "Минем куркынычсыз юлым" коллажын ясадылар. Барлык катнашучылар Россия эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Казан шәһәре буенча Юл йөрү куркынычсызлыгы бүлеге хезмәткәрләреннән "Игелекле Балачак Юлы" гәҗитен, каләм-кыстыргыч, яктылыкны кире кайтаргыч беләзекләр алдылар, алар балаларга кыш көне юл хәвефсезлеген тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.

















