5нче декабрь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
"2014-2020нче елларга Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм" Дәүләт программасы кысаларында, ДБББУ "Сәламәтлекләре чикле балалар өчен 142нче Казан мәктәбе" базасында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы " волонтёрлары белән бергә, сәламәтлекләре чикле 19 бала өчен, Халыкара инвалидлар көненә туры китереп, сәхнәләштерелгән "Игелекле йөрәк" чарасын уздырдылар.
Чараның максаты: балигъ булмаган балаларда коллективизм, иптәшлек, үзара ярдәмләшү хисләре тәрбияләү, әхлак сыйфатларын, бер-берсенә изгелекле мөнәсәбәт хисләрен үстерү.
Чара барышында катнашучылар белән табигый тактиль материаллар кулланып интерактив уеннар уздырылды, аннан соң балалар рәхәтләнеп "Могҗизалар ил"енә сәяхәткә киттеләр. Сәяхәт вакытында үзләренең акыл һәм иҗат сәләтләрен күрсәтеп табышмаклар чиштеләр, төрле киртәләрне җиңделәр.
Чара ахырында барлык катнашучылар да төп бүләкне -яхшы кәеф һәм уңай хисләр алдылар, ә алкышлар һәм төсле шарлар күңелләрне тагын да күтәрде.



















