6нчы декабрь, җомга, 2019нчы ел
Инвалидлар декадасы кысаларында Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Волонтёр медиклар" Татарстан региональ хәрәкәте студент - волонтёрлары белән бергә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган сәламәтлекләре чикле балалар өчен, "Феерия" иҗат остаханәсендә "Без эшли, күңел ача һәм дус була беләбез!" девизы астында шөгыль уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: сәламәтлекләре чикле балаларга иҗат итәргә мөмкинлекләр булдыру, сәләтләрен ачу, социомәдәни күнекмәләр булдыру һәм үстерү.
Бәйрәм мавыктыргыч уеннар һәм мастер-класслар белән алып барылды. Балалар музыкаль викторинада катнаштылар, әти-әниләре белән бергә күләмле кар бөртеге, кардмейкинг техникасында Кыш бабайга открытка ясадылар һәм анда үзләренең иң кадерле теләкләрен яздылар.
Бәйрәмдә катнашучылар барысы да уңай энергия һәм шәп кәеф алдылар!

















