28нче гыйнвар, сишәмбе, 2020нче ел
Җиңүнең 75-еллыгына һәм Ленинград чолганышын тулысынча өзүнең 76-еллыгына багышланган чараларны уздыру кысаларында, Совет районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре "Җиңү волонтёрлары" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге волонтёрлары белән бергә, чолгагыштагы Ленинградта яшәгән хезмәт ветераны Кузьмина К. В. ны өендә котладылар.
Кузьмина Клавдия Васильевна 1931нче елның 12нче июлендә Мәскәү астында күп балалы гаиләдә туган - гаиләдә 5 бала булган. Клавдия Васильевнага сугыш башланганда 10 яшь була, алар монда зур гаиләләре белән 1932нче елны күчеп киләләр. 1941нче елның ноябрендә шәһәрдә яшәүчеләрнең хәле кинәт начарлана. Алар ачыгалар, ачтан үлмәс өчен үлән җыялар. Нык салкыннар тора, алардан буржуйкаларга нәрсә булса шуны: җиһазларны, китапларны, гәзитләрне ягып котылалар.
1942нче елны гаилә Казанга эвакуацияләнә. Клавдия Васильевнаның бөтен хезмәт тормышы "КОМЗ"ка багышланган.
"Чолганыштагы Ленинградта яшәүчегә" күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре белән волонтёрлар Клавдия Васильевнаны җылы котладылар, Казан шәһәре Совет районы Администрациясе биргән истәлекле бүләкне тапшырдылар. Ветеран күрсәткән игътибар өчен рәхмәтен белдерде.

















