29 нчы гыйнвар, чәршәмбе, 2020нче ел
"Яшүсмерләрнең социаль яраклашуы" шөгыльләр циклы кысаларында, Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы "14нче рус-татар гомуми белем бирү мәктәбе" МБББУ консультация пунктында "Мин һәм минем гаиләм" төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: гаилә кыйммәтләренә аңлы һәм сакчыл караш формалаштыру.
Шөгыль сәламләүдән, танышудан һәм "Исәнмесез" күнегүеннән башланды, анда һәр бала үзе турында сөйләде.
Аннан соң балалар "Бәхетле гаилә ничек барлыкка килгән?" легендасы белән таныштылар, гаиләдә тынычлык һәм татулык булсын өчен нәрсә мөһимлеге турында фикерләре белән уртаклаштылар. Балаларга гаилә эчендәге үзара мөнәсәбәтләрне тикшерергә ярдәм итү өчен "Роботлар" метафоралы карталары белән "Минем гаиләм" метафоралы тренинг элементлары кулланылды. Аннан соң типик бала-ата-ана проблемалары һәм аларны чишү ысуллары турында фикер алышу үткәрелде.
Бу төркемле шөгыль укучыларга ошады: алар эшкә актив кушылдылар, кызыксыну белән башка командаларның темаларын тикшерделәр, нәтиҗәле бәхәсләшергә өйрәнделәр. Шөгыль үзләренә ышаныч арттырырга, куркуларын җиңәргә ярдәм итте. Балалар бер-берсенә ышанырга өйрәнделәр, кайберләрендә лидерлык сыйфатлары һәм иҗат сәләтләре ачыкланды.

















