04нче февраль, сишәмбе, 2020нче ел
Балигъ булмаган балаларның үзләрен деструктив, шул исәптән үззарарлаучы, тотышы профилактикасы буенча эш кысаларында, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, тренинг элементлары белән, "Йолдызлы галактика" төркемле шөгылен уздырды. Шөгыльдә социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче, шул исәптән социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары катнашты. Шөгыль ике этапта уздырылды: үземнең "МИН"ем белән танышу һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән уңышлы үзара хезмәттәшлек күнекмәләрен формалаштыру. Һәр балага "Роботлар" метафоралы карталары белән үзләренең персонажларын тудырырга тәкъдим ителде. Эш ахырында балалар үзләренең геройлары белән таныштырдылар, персонажның үзләре белән охшашлыкларын анализлап, аның үстерүне таләп итүче көчле якларын һәм сыйфатларын аерып күрсәттеләр. Төркемдә тикшерү кысаларында, балалар бер-берсенә җитешмәгән сыйфатларны үстерүгә һәм өстәмә ресурсларны табарга ярдәм иттеләр. "Мозартика" технологиясен кулланып, дуслык шәһәрен төзү буенча төркемле шөгыль катнашучыларга башкаларның чиген исәпкә алып үзләренең индивидуальлекләрен күрсәтергә, бәхәсле хәлләрне конфликтларсыз җайлау күнекмәләрен үзләштерергә мөмкинлек бирде. Шөгыль стресслы хәлләрдә ашыгыч психологик ярдәм алу ысулы буларак Балалар ышаныч телефоны хезмәте турында мәгълүмати буклетлар тапшыру белән тәмамланды. Уздырылган шөгыль рефлексия күнекмәләрен формалаштырырга, шәхси ресурсларны эзләргә һәм ачарга, коммуникатив күнекмәләрне үстерергә ярдәм итте.

















