12нче февраль, чәршәмбе, 2020нче ел
"Татарстан Республикасында 2014-2020нче елларга юл йөрү иминлеген арттыру" программасы кысаларында, Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Казан шәһәре буенча Юл йөрү иминлеге инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә, социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар өчен "Куркынычсыз юл" төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балаларның юл-транспорт травмаларын кисәтү, балаларны яктылыкны кире кайтаргыч элементлар белән таныштыру.
Очрашу барышында балалар яктылыкны кайтара торган элементларны куллану кагыйдәләре һәм куллану мөһимлеге турында өйрәтүле "Юл дозоры" мультфильмын
карадылар, юлда йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре һәм аларга туры килгән кагыйдәләр турында сорауларга җавап биреп сюжетны тикшерүдә актив катнаштылар.
Шөгыль ахырында балалар Госавтоинспекция хезмәткәрләреннән күп тапкыр ябыштыра торган наклейкалар белән өйрәтүле китаплар, алар балаларга юлда күренеп торырга ярдәм итәчәкләр, һәм шулай ук "Куркынычсыз юл" мәгълүмати белешмәлекләр алдылар.

















