14нче февраль, җомга, 2020нче ел
Вахитов һәм Идел буе районнары гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдирләре Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары Балигъ булмаган балалар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе һәм наркотикларга каршы комисиянең киңәйтелгән утырышында катнаштылар.
Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Казан шәһәре балигъ булмаган балалар белән эш бүлеге башлыгы Багаутдинова Д. А. 2019нчы елда Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнарында балигъ булмаган балалар арасында җинаятьчелек анализын һәм яшүсмерләр һәм яшьләр арасында психоактив матдәләр куллану профилактикасы буенча эшләнгән эш турында мәгълүмат тәкъдим итте.
Тәкъдим ителгән мәгълүматны исәпкә алып утырышта катнашучылар, балигъ булмаган балалар арасында наркотиклар тарату һәм куллануга каршылык буенча профилактика, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларга карата рәхимсез мөгамәлә профилактикасы буенча өстенлекле бурычларны билгеләделәр.
Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге өчен профилактика эшендә бу юнәлешләр иң мөһимнәрдән булып торалар. Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм укучылар арасында беренчел наркотиклаштыру профилактикасы комплекслы шәхси-юнәлешле программасы, "Сәламәт Россия - Уртак эш" программасы гамәлгә ашырыла. Вахитов районында "Гаилә учагы", "Миңа"Иртәгә"не бүләк ит" автор программалары, Идел буе районында- "Үзеңне үзең яса", "Үзеңә юл" программалары эшләнгән һәм гамәлгә ашырыла.

















