17нче февраль, дүшәмбе, 2020нче ел
"Өмет" клубы кысаларында, мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Зәкят" хәйрия фонды хезмәткәрләре белән бергә, гипстан ясалган әкият геройларын буяу буенча "Әкияттә кунакта" мастер-классы уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: уртак иҗат эшчәнлеге аша бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен көйләү.
Үзара яхшы мөнәсәбәт урнаштыру һәм эмоциональ киеренкелекне бетерү өчен катнашучылар "Әйдәгез, танышыйк! " күнегүен башкардылар. Аннан соң белгечләр катнашучыларны рәсем буяуның төрле техникалары белән таныштырдылар һәм гипстан ясалган хайван фигураларын һәм әкият геройларын буярга тәкъдим иттеләр.
Мастер-класста катнашучылар шөгыльнең мавыктыргыч иҗат эше булуын, рәсем ясау күнекмәләренең кирәк булмавын, ә бары тик хыял һәм күзаллауның гына кирәклеген билгеләделәр. Шуңа күрә барысы да уңай кәеф һәм үз куллары белән ясаган сувенирлар алдылар.


















