17нче февраль, дүшәмбе, 2020нче ел
"Өйдә визит" технологиясе кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре сәламәтлекләре чикле балалары булган әти-әниләрне өй шартларында бала белән реабилитацион эш ысулларына өйрәтү буенча шөгыль уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: социаль күнекмәләрне, коммуникатив потенциалны үстерү, балигъ булмаган баланың социализациясе.
Шөгыль барышында максатлар, бурычлар, изотерапиянең төп төрләре һәм принциплары каралды, бала белән бергә штамп техникасында "Хайваннар" темасына өч композиция ясалды.
Ясалган рәсемнәрдән иң ошаган образ сайланды һәм психолог белән бергә әкият терапиясе форматында хикәят язылды, ул хис-кичерешләрне эшкәртүгә, эчке халәтне көйләүгә, баланың мөмкинлекләрен эзләүгә,"МИН" образы белән эшләүгә юнәлдерелгән иде.
Белгечләр, арт-терапия белән һәрдаим шөгыльләр эчке мөмкинлекләрне активлаштыралар, танып-белү һәм эмоциональ сфераларны үстерүгә ярдәм итәләр, җитешмәгән мөмкинлекләрне тулыландыралар, шәхесара коммуникация күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итәләр дип билгелиләр. Моннан тыш, мондый шөгыльләр баланың предметлы гамәлләре белән бәйле хәрәкәтләнү функцияләренең үсешенә, ә уртак гаилә иҗаты - гаилә әгъзаларын берләштерергә, гаиләдәге элемтәне ныгытырга ярдәм итәләр.
















