21нче февраль, җомга, 2020нче ел
"2014-2020нче елларга яшьләрне патриотик тәрбияләү" программасы һәм "Онытмас өчен белергә" шөгыльләр циклы кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре мәдәни оештыручы белән бергә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган балигъ булмаган балалар өчен,"Ватан каһарманнарына багышлана" квест-уенын уздырдылар.
Максат: ватанпәрвәрлек, илнең тарихи үткәненә ихтирам, Ватанны саклаучыларның сугышчан батырлыкларына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Квест-уен балалар белән "Онытмас өчен белергә" интерактив әңгәмәсеннән башланды, аннан соң балалар квест-уен кагыйдәләре белән таныштылар, катнашучылар паспорты алдылар, 2 командага бүленеп "Разведчиклар","Чик","Хәрби техника","Солдат кухнясы","Госпиталь" хәрби станцияләрен өйрәнергә киттеләр. Квестның барлык этапларын узу катнашучылардан сабырлык, җитезлек, тизлек һәм зирәклек күрсәтүне таләп итте.
Уен ахырында барлык катнашучыларга мактау грамотасы тапшырылды, ә алган күнекмәләр командада эшли белүне формалаштырырга, үзара ярдәмләшү хисе тәрбияләргә, үз иленең тарихы турында белемнәрен арттырырга ярдәм итте.



















