21нче февраль, җомга, 2020нче ел
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгына туры китерелгән чаралар кысаларында һәм Ватанны саклаучылар көне алдыннан Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү һәм гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекләре белгечләре "Дан сиңа, җиңүче-солдат!" акциясе - социаль хезмәт алучы Бөек Ватан сугышында катнашкан Израиль Самуил Сегальне котлау оештырдылар.
1942нче елның июлендә Израиль Самуиловичны военкоматка чакыралар һәм вакытыннан алда армиягә китәргә тәкъдим итәләр. Кстовога җибәрәләр, аннан марш белән Горький астындагы элеккеге "Яшел шәһәр" пионер лагерена. Анда беренче легендар "Катюша" укыту миномёт бригадасы формалаша. Ике ай ярымнан соң, 1942нче елның октябрендә, Кутузов һәм Суворов орденлы дүртенче Гвардия миномёт бригадасы составында Көнбатыш фронтына килә.
Израиль Самуилович 87нче Аерым дивизионында, 4нче Гвардия миномёт бригадасында, Югары Башкомандующий ставкасында сугыша. Көнбатыш фронтында, 1943-1945нче елларны 2нче Белорус фронты составында сугыша. 1945нче елдан 1946нчы елга кадәр Германиядә хезмәт итә. 1947нче елның гыйнварында демобилизацияләнә, мартка кадәр иптәшләре белән Ленинградта төп артиллерия музеен оештыру белән шөгыльләнә, аннан соң Советлар Союзы артиллериясенең баш маршалы Николай Вороновтан, яхшы хезмәт өчен рәхмәт һәм бүләкләр алып, Җиңү белән, “Кызыл Йолдыз ордены”, “II дәрәҗә Ватан сугышы ордены”, “Батырлык өчен”, “Сугышчан казанышлар өчен”, “Германияне Җиңү өчен”, “Кёнигсбергны алу өчен»,“Жуков” медальләре, “Одер-Балтика-Нисса” поляк бүләк-медале белән Израил Самуилович өенә кайта.
Израиль Самуилович белән очрашу җылы шартларда узды. Балалар үзләре ясаган открыткаларны тапшырдылар, сугыш турында шигырьләр укыдылар, истәлекләре белән уртаклашкан ветеранны игътибар белән тыңладылар. Израиль Самуилович полкташлары бүләк иткән чын трофей автоматны, сугыш фотоларын күрсәтте.
Кызганычка каршы, ел саен безнең арада ветераннар кими. Алар илебез тарихында авыр чор-Бөек Ватан сугышы турында истәлекләре белән уртаклашырга өлгерсеннәр, ә яшь буын вәкилләре 1941-1945нче еллардагы вакыйгалар белән китаптан гына түгел, ә тынычлык бүләк иткәннәр белән шәхсән танышсыннар өчен бик мөһим.

















