Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

Select your language

   25нче февраль, сишәмбе, 2020нче ел

   Россиядә Балачакның унеллыгына туры китерелгән чаралар кысаларында, Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Дөньяга игелекле йөрәк белән!" циклыннан "Без төрле һәм бу бик шәп!" шөгылен уздырдылар.

   Шөгыльнең максаты: башка кешеләрнең фикер һәм уйларына ихтирам формалаштыру, һәркемнең индивидуаль һәм кабатланмас булуын, командада эшләүнең мөһимлеген аңлау, дуслык турында күзаллау формалаштыру.

   Шөгыль "Хәерле иртә, шалом, салют!" уен күнегүеннән башланып китте. Балалар, бер-берсе белән төрле телләрдә исәнләшеп, төрле булуга карамастан бер-берсе белән аралаша һәм дуслаша алулары турында аңладылар.

   "Безнең синең белән…уртак", "Без бергә" интерактив тренинг арт-күнегүләрен башкарып, катнашучылар бер үк вакыйганы һәркем төрлечә кабул итүен, чөнки һәрбер кеше индивидуаль һәм кабатланмас булуын, ләкин чын дуслыкта бер-береңне аңлау һәм кабул итү, дустың өчен җаваплылык тоюның мөһимлеген күрделәр.

   Балаларның исләрендә бигрәк тә "Сукыр һәм аны йөртүче" күнегүе калды. Балалар төркеменнән ике катнашучы сайлап алынды, берсенең күзен бәйләделәр, икенчесе аның кулыннан тотып, кая барасын аңлатып, лабиринт буенча уздырды. Балалар бу күнегүне уңышлы башкару өчен беренчесенә җаваплылык алырга, икенчесенә тулысынча аңа ышанырга кирәклеген билгеләп үттеләр.

   Шөгыль балаларга үзләренең уникаль булуларын, башкалар турында кайгырта алу, яхшылык ясау сәләтен тоярга мөмкинлек бирде, бу үз чиратында аларның үзбәяләрен арттырырга һәм шәхси үсешенә ярдәм итте.

фото-1

фото-2


Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66