13нче март, җомга, 2020нче ел
Һөнәр сайлауга юнәлдерелгән социаль проектлар һәм Федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесе "Казан дәүләт энергетика университеты" белән хезмәттәшлек итү турында килешү кысаларында, Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен, Казан дәүләт энергетика университетының "Энергия саклау өлкәсендә компетенцияләр һәм технологияләр үзәге"нә "Безнең иртәгә юлыбыз" экскурсиясе оештырдылар.
Чараның максаты: балигъ булмаган балаларга энергетика өлкәсендә заманча һөнәрләр турында мәгълүмат бирү, уңышлы тормышка ашыру ихтыяҗы үстерү.
Балалар энергетика турында яңа һәм кызыклы мәгълүматлар, электр энергиясен саклауның мөһимлеге, "Яшел энергиянең" эш принцибы турында белделәр. Балаларда "Акыллы йорт" төзү процессы аеруча кызыксыну уятты.
Экскурсиянең гамәли өлешендә балалар тепловизор, аэрометр кебек үлчәү приборлары белән таныштылар, электрны мускул (механик) ысулы белән эшләп чыгарып карадылар.
Чара ахырында "Ачык микрофон" оештырылды, анда әти-әниләр һәм балалар КДЭУ турында сораулар бирделәр, ә Үзәк белгечләре университетның факультетлары, керү имтиханнары, университетны тәмамлагач алырга мөмкин белгечлекләр һәм алда эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

















