19нчы март, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Россиянең Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсенең Казан шәһәре буенча Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге белән бергә, күп балалы һәм сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә автоном янгын турында хәбәр итә торган җайланмалар кую максаты белән рейдлар оештырдылар.
Гаиләләргә бару кысаларында, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максаты белән, профилактика әңгәмәләре уздырылды, янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү кирәклеге турында белешмәлекләр тапшырылды.

















