"Казан шәһәре" шәһәр округында Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе"нең Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль хезмәт буенча белгечләре аеруча йомшак категорияләргә - өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидлыгы булганнарга азык-төлек, медикаментлар һәм беренче кирәк-яраклар китереп ярдәм күрсәтәләр.
Әлеге хезмәттән файдалану өчен, Казан шәһәре Совет районында 273-66-61 кайнар линия телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Яңа коронавирус инфекциясе профилактика кысаларында Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре мәҗбүри рәвештә барлык кирәкле чараларны һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтиләр.



















