
"Казан шәһәре" шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Җиңүнең 75-еллыгына багышланган, "ФРОНТ БРИГАДАСЫ" Бөтенроссия акциясендә катнашты.
Ишегалдында ветераннар тәрәзәләре каршында сәхнәләштерелгән котлаулар оештырылды:
- район үзешчәннәре башкаруында сугыш еллары җырлары "Катюша", "Смуглянка","Зәңгәр яулык" һ. б. белән концерт
- Казан дәүләт энергетика университетының «Кристалл» коллективы башкаруында хәрби тематикага бию номерлары.
Ветераннарга өйләрендә чәчәкләр, азык-төлек җыелмалары, открыткалар, юбилей медальләре тапшырылды.
Барлык җыелган халыкка георгий тасмалары тапшырылды.





















