8нче май, җомга, 2020нче ел
Үз-үзеңне изоляцияләү чорында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы тарафыннан "Тормыш салават күпере" циклыннан дистанцион режимда төркемле шөгыльләр үткәрелә.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларның коммуникатив күнекмәләрен үстерү.
Тере социаль бәйләнеш булмау балаларның аралашу сыйфатына тискәре йогынты ясый. Эш барышында биремнәр барлык катнашучылар белән бергә үтәлә, бу аларда эмпатия, башка карашны кабул итү кебек сыйфатларны формалаштыра, коллектив эшчәнлеккә ярдәм итә.
Дистанцион шөгыльләр балалар арасында аралашуда кыенлыкларны хәл итә, шул рәвешле төрле конфликтларны профилактикалау бара.


















