Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

Select your language

   Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75-еллыгы уңаеннан ТНВ каналында "Батырларга хатлар" проекты старт алды. Һәркем сугышта һәлак булган ата-бабасына - бабасына һәм яраткан туганына хат яза ала.

   Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы, 1943 елның мартында хәбәрсез югалган абыйсы Моталлабка хат язып, әлеге проектта катнашты. Ул кече лейтенант исемендә булган. 190нчы укчы полкының 5 нче укчы дивизиясенең укчылар взводы белән җитәкчелек иткән.

   Хатны 9 майда ТНВ телеканалы аша "Җиңү көне" телемарафонында "Батырларга хатлар" рубрикасында укыячаклар.

   Социаль педагог Гаффанова Миләүшә менә ниләр сөйләде: "Минем, кыйммәтле истәлекләр - 79 ел буе саклаган хатлар турында абыем сөйләр өчен мөмкинлек туды. Безнең гаилә Моталлаб абый турында һәрвакыт хәтерли. Без аны әлегә кадәр эзлибез. Ул - 18 яшьлек малай фронтка китә. Сугыш булмаса, абыем рәссам яки китап бизәүче булыр иде-ул бик яхшы рәсем ясый иде. Шулай ук хатта мин аның туганнарының казанышлары турында да сөйләдем. Аларның берсе дә безнең батырыбызның намусына тап төшермәде: барысы да республикабыз, илебезнең чәчәк атуы өчен хезмәт куйдылар һәм эшлиләр. Икенче абыем-Габдулла офицер исемендә сугыша. 1943 елда яралана. Гомере ахырына кадәр укытучы булып эшли, 1953 елда башына кыйпылчык тиюдән алган яралардан вафат була. Безнең гаилә Җиңүнең 75- еллыгын һәм ТАССРның 100 еллыгын бай һәм кызыклы тарихы белән каршылый.

   Без Ватаныбыз өчен көрәшкән батырларга бәхетебез өчен чын күңелдән рәхмәтле. Без Бөек Ватан сугышында Җиңүне якынайткан һәркем турында истәлекләрне кадерләп саклыйбыз.

фото-1

фото-2


Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66