8нче май, җомга, 2020нче ел
Социаль хезмәтләр күрсәтүнең дистанцион формасы кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече "Куркынычсызлык әлифбасы" дип исемләнгән видео - консультация үткәрде.
Үз-үзеңне изоляцияләү һәм дистанцион укыту формасына күчү чорында балалар күп вакытны өйдә уздыралар, шуңа бәйле рәвештә, өйдә куркынычсыз тәртип темасы хәзерге вакытта аеруча актуаль.
Консультациянең максаты: балалар травматизмын кисәтү, үз-үзеңне изоляцияләү чорында баланың куркынычсыз тәртип кагыйдәләре белән танышу.
Консультация кысаларында баланы көндәлек куркынычлардан саклап калу өчен күрелгән төп чаралар каралды.
Ата-аналарга бала белән куркыныч булган очракта бала шалтырата ала торган ашыгыч хезмәт телефоннары белән куркынычсызлык почмагы булдыру буенча киңәшләр бирелде.