Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгы алдыннан Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге тарафыннан #"Җиңү көне белән, кадерле ветераннарыбыз!" онлайн-флешмобы оештырылды.
Флешмобның максаты: балаларның һәм үсмерләрнең игътибарын Бөек Ватан сугышы вакыйгалары һәм кешеләр турында хәтерне саклау проблемасына җәлеп итү, илебезнең тарихи үткәне белән кызыксынуны үстерү, ватанпәрвәрлек һәм гражданлык хисе тәрбияләү.
Социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына видеокотлаулар, җырлар һәм шигырьләр әзерләделәр.
