Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

Select your language

   12нче май, сишәмбе, 2020нче ел

   Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре май бәйрәмнәре алдыннан социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән, бәхетсезлек очракларын булдырмауга юнәлдерелгән "Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү" онлайн консультацияләр уздырдылар. Шәхси секторда яшәүчеләр учаклар ягарга ярамавы турында киңәшләр алдылар.

   Бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан белгечләр гаиләләр белән даими рәвештә "Өйдә бала иминлеге кагыйдәләрен үтәү, балалар травматизмын профилактикалау турында" дигән онлайн консультацияләр үткәрәләр.

   Ата-аналарга хәтта үз фатирларында да баланың хәвеф-хәтәргә тарырга мөмкинлеге турында хәбәр итәләр: тиешле контроль булмау, куркынычсыз мохит, очлы әйберләр, дару матдәләре һәм башка балалар травматизмы факторлары. Шул ук вакытта балаларның "Интернет"а булуы һәм цифрлы дөньяда аеруча нык зыян күрүе турында ата-аналарны консультацияләүгә аерым игътибар бирелә.

фото-1

фото-2

фото-3

фото-4


Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66