18нче май, дүшәмбе, 2020нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгечләре коронавирус пандемиясе чорында ташламалар һәм гаиләгә дәүләт ярдәме турында социаль хезмәт алучылар белән онлайн - консультацияләр үткәрәләр.
Пандемия чорында балалы гаиләләргә яңа акчалы ярдәмнәр һәм түләүләр кертелде. Консультация тәмамланганнан соң, электрон почта аша барлык социаль хезмәт алучыларга дәүләт хезмәтләре порталындагы адымлы гамәлләр алгоритмы белән бер тапкыр бирелә торган түләүләрне рәсмиләштерү буенча буклетлар җибәрелде.

















