21нче май, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Балигъ булмаган балаларны хокукый яктан агарту эше кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы дистанцион режимда социаль хезмәт күрсәтүдә булган һәм психоэмоциональ проблемалары булган балалар белән "Хата яки балалар шуклыгы" дип исемләнгән шәхси онлайн - шөгыль үткәрде.
Шөгыль барышында психолог балигъ булмаган балаларны гражданлык-хокукый җаваплылык төрләре белән таныштырды, ситуацион бурычларны тикшерү һәм анализлау буенча рольле уен үткәрде. "Күбәләк турында" мәсәл терапиясе һәр кеше үз язмышын үзе билгели дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирде. Шөгыль ахырында балигъ булмаган балага "Хокук бозулар – синең сайлавың!" дигән видеоролик күрсәтелде һәм кире элемтә аша катнашучы тормыш кыйммәтләре таблицасын тутырды.
Шөгыль девиант тәртипне профилактикалауга, җаваплы карарлар кабул итү күнекмәләрен формалаштыруга, басымга каршы тора белүгә, үз-үзеңә ышаныч арттыруга һәм әйләнә-тирәлеккә уңай караш формалаштыруга ярдәм итте.

