21нче май, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Битлек режимын катгый үтәү зарурилыгы шартларында "ФармМедПолис РТ" ҖЧҖ Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга 10 000 битлек бүлеп биргән.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә коронавирус йогышын профилактикалау чараларын (битлек, антисептик, перчатка) китерүдә ярдәм иттеләр.
Социаль куркыныч хәлдә булган 319 гаилә шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән.
Профилактик чаралар китерү барлык куркынычсызлык чараларын үтәү белән башкарылды.



















