22нче май, җомга, 2020нче ел
"Нәтиҗәле ата - ана" шөгыльләр циклы кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы онлайн шөгыльләр үткәрү өчен "Zoom" платформасы ярдәмендә социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балаларның ата-аналар өчен "Мин-хәбәрләр" дигән индивидуаль дистанцион шөгыль үткәрде.
Шөгыльнең максаты: балалар белән аралашканда нәтиҗәле хезмәттәшлек күнекмәләрен формалаштыру.
Шөгыль барышында ата-аналар конфликтлар килеп чыгу һәм бала белән аралашуда аңлашылмаучанлык сәбәпләре белән таныштылар. Баланың үз-үзен тотышы буенча үз кичерешләре турында сөйләделәр. Практик өлештә "Мин – хәбәрләр" техникасы ярдәмендә психолог белән бергә ата-аналар һәм балалар арасында конструктив диалогка комачаулый торган проблемалы ситуацияләрне хәл итүне модельләштерделәр һәм эзләделәр.
Үткәрелгән шөгыль ата-аналарның балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләре өлкәсендә социаль-психологик компетентлыгы дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итте.
















