22нче май, җомга, 2020нче ел
"Бөтен дөнья синең йөрәктә»" циклы кысаларында Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы "Минем дусларым" дигән чара уздырды.
Шөгыльнең максаты: үз гамәлләрең өчен шәхси җаваплылык турында белемнәрне формалаштыру һәм карарлар кабул итү, яшьтәшләр белән аралашу барышында ышанычлы баш тарту ысулларын эшләү.
Шөгыль барышында балигъ булмаган балалар белән кешеләрнең компаниядә берләшү сәбәпләре, компания төрләре турында фикер алышынды. Интерактив әңгәмә барышында балалар компаниядә нәрсәгә өйрәнергә һәм анда нинди тискәре гадәтләр булырга мөмкин икәнлеге турында уйладылар.
Аннары катнашучылар ике "О" алгоритмы - тискәре тәкъдимнәрдән "Оптималь баш тарту" ысуллары белән таныштылар. Рефлексия вакытында балалар элегрәк үз фикерләрен бик сирәк саклап кала алуларын таныдылар.
Шөгыль аралашу күнекмәләрен формалаштыруга һәм үз-үзеңә ышанычны арттыруга ярдәм итте.
















