25нче май, дүшәмбе, 2020нче ел
Балигъ булмаган балаларның уңай мәнфәгатьләрен үстерү, баланың уңышлы, социаль актив шәхесен формалаштыру максатыннан Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрнең балигъ булмаган балаларына, балалар һәм яшүсмерләр иҗатының ачык бәйгеләрендә катнашуга әзерлекләрен дәвам итәләр.
"АЧЫШ" Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты ачык бәйгесендә Диплом һәм сертификатлар алган эшләр авторларын котлыйбыз.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре бәйгедә катнашучыларны әзерләүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.


















