1нче июнь, дүшәмбе, 2020нче ел
Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чаралар кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар арасында,"Балачак төсләре" дигән фотобәйге уздырдылар.
Бәйгенең максаты: уңай кызыксынулар формалаштыру, балаларның үзләрен иҗади тормышка ашыруы.
Балалар башкарган фоторәсемнәр балаларның күз карашын һәм иң кайгысыз һәм күңелле тормыш мизгелләрен чагылдыра.
Фотобәйге үткәрү һәм аңа йомгак ясау дистанцион рәвештә оештырылган.


















