8нче июнь, дүшәмбе, 2020нче ел
"Сәламәт булу модада" дигән шөгыльләр циклы кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль эш буенча белгече "Whats App" мобиль кушымтасы ярдәмендә, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен "Зәһәр төтен сере" видеоролигын карау белән "Сәламәтлек иленә сәяхәт" дип исемләнгән дистанцион шөгыль үткәрде.
Шөгыльнең максаты: балаларда сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗны формалаштыру, балигъ булмаган балаларда сәламәтлекне саклау ысуллары турында күзаллауларны ныгыту.
Шөгыль барышында "Уртак эш" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Познавалов командасы - Зәһәр төтен сере" видеоролигын кулланып балалар геройлар белән бергә кеше организмы буенча сәяхәткә чыктылар һәм үз күзләре белән тәмәке тартуның кешеләрнең сәламәтлеген ничек җимерүен күрделәр. Организмның ничек оештырылуы, ни өчен сәламәт яшәү рәвеше алып бару мөһимлеге турында күп яңа һәм файдалы мәгълүмат белделәр. Фильмны караганнан соң ролик турында фикер алышуда актив катнаштылар һәм барыннан да бигрәк истә калганнар турында хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.
Үткәрелгән шөгыль үз сәламәтлегеңә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, балигъ булмаган балаларның сәламәт яшәү рәвешен алып баруга мотивациясен формалаштыруга ярдәм итте.

















