9нчы июнь, сишәмбе, 2020нче ел
"Бүген сәламәт яшәү рәвеше модасында" циклы кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар өчен, "Сәламәтлек турында чынлап!" онлайн - шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыру, коммуникатив күнекмәләрне үстерү.
Шөгыль барышында балигъ булмаган балалар белән сәламәт яшәү рәвеше турында интерактив әңгәмә,"Сәламәтлек әлифбасы" дидактик уены үткәрелде. Аннан соң балалар "Нәрсә зарарлы? Нәрсә файдалы?" интеллектуаль викторинасында катнаштылар һәм "Сәламәтлек турында чынлап!" дигән тематик кроссвордлар чиштеләр.

















