10нчы июнь, чәршәмбе, 2020нче ел
"Үзем белән килешеп" клубы эше кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балалар өчен "Үземә хуҗа" дигән дистанцион шөгыль үткәрде.
Шөгыльнең максаты: стресслы хәлләрне кисәтү, психологик тотрыклылык һәм шәхси камилләшүгә мотивация формалаштыру, ресурсларны мобилизацияләү.
Шөгыль барышында балалар диссоциацияләнгән һәм ассоциацияләнгән халәтләргә өйрәнделәр, алар һәм башка кешеләр кичергән үткән, бүгенге һәм киләчәк вакыйгалары турында фильм-кинопленкалар "карадылар". Ресурслар белән эшләүгә юнәлтелгән метафорик тренингка аерым игътибар бирелде.
Үткәрелгән шөгыль психик сәламәтлекне саклау һәм ныгыту, балигъ булмаган балаларның эмоциональ торышын гармонияләштерүгә ярдәм итте
