17нче июнь, чәршәмбе, 2020нче ел
"КлубОК" җәйге отряд кысаларында Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең белгече һәм психологы балигъ булмаган балалар белән "Үзеңне үзең сакла" темасына төркемле шөгыль үткәрделәр.
Шөгыльнең максаты: әйләнә-тирә дөньяда куркынычсыз тәртип формалаштыру.
Шөгыль таныш булмаган кешеләр белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, шәхси куркынычсызлык күнекмәләре, "юк!" дип әйтә белү турында видеороликлар караудан башланды. "Куркыныч хәл" рольле уены барышында балалар типик тормыш хәлләрендә үз-үзләрен куркынычсыз тоту стратегияләрен эшләделәр. Барлык катнашучыларга "Үзеңне үзең сакла!" дигән буклетлар тапшырылды, анда таныш булмаган кешеләр белән урамда, ишегалдында, транспортта үзеңне ничек тотарга киңәшләр бирелде.
Белгечләр сүзләренчә, мондый шөгыльләр үткәрү балигъ булмаган балаларда ашыгыч карарлар таләп итә торган шартларда үзеңне яклау буенча кирәкле күнекмәләр формалаштыруга, куркынычны булдырмый калырга яисә киметергә сәләтле гамәлләргә әзерлекне арттыруга ярдәм итә.
















