Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

Select your language

100 лет ТАССР лого

   22нче июнь, дүшәмбе, 2020нче ел

   Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш белгечләре Татарстан АССР төзелүнең 100-еллыгын бәйрәм итүгә багышланган "Татарстан елъязмасы" дигән төркемле шөгыль үткәрделәр.

   Шөгыльнең максаты: республика тарихы белән танышу, актив тормыш позициясен һәм хокукый грамоталыкны формалаштыру, гражданлык, ватанпәрвәрлек тәрбияләү.

   Шөгыль барышында балалар ТАССР төзелү тарихы, республиканың дәүләт символлары, алдынгы һәм икътисадый уңышлы төбәк буларак безнең төбәкне үстерүгә зур өлеш керткән күренекле кешеләр белән таныштылар. Шөгыльдә аерым урын республика халкының Бөек Ватан сугышы елларында фашизмга каршы көрәшкә керткән өлешенә бирелде.


Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66