Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

Select your language

   22нче июнь, дүшәмбе, 2020нче ел

   Балаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән Балачак унъеллыгы чаралары кысаларында Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече, социаль адаптациядә авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен,“Балалар имгәнүен профилактикалау” дигән төркемле шөгыль үткәрде.

   Шөгыльнең максаты: мөмкин булган экстремаль ситуацияләрне алдан күрә белү күнекмәләрен формалаштыру, аларны анализлау һәм адекват җавап бирү.

   Шөгыль барышында балалар белән имгәнү куркынычы янаган хәлләрне булдырмый калуга, хәвефсез тәртип күнекмәләрен камилләштерүгә юнәлдерелгән "Иминлек әлифбасы" интерактив әңгәмәсе һәм "Ничек булырга?","Имгәнү сәбәпләре","Урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре" дигән ситуатив күнегүләр үткәрелде.

   Шөгыль ахырында балаларга “Куркынычсыз җәй” дигән белешмәлекләр тапшырылды.

фото-1


Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66