29нчы июнь, дүшәмбе, 2020нче ел
ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында һәм халык традицияләренә хөрмәт, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, шулай ук социаль хезмәт күрсәтүдә булган балигъ булмаган балаларның караучысызлыгын һәм хокук бозуларын профилактикалау максатыннан, Мәскәү районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы белән берлектә "Сабантуй" дигән ишегалды гаилә чарасы уздырдылар.
Балигъ булмаган балалар ата-аналар белән бергә "Туган ягымның гореф-гадәтләре һәм бәйрәмнәре" дигән күңелле викторинада катнаштылар, Сабантуй бәйрәменең тарихы, традицион милли уеннар һәм ярышлар турында белемнәрен күрсәттеләр.
Аннан соң балаларга "Аркан тартышу","Чүлмәк вату","Капчык киеп йөгерү","Күренми торган приз" кебек традицион ярышларда үз көчләрен һәм җитезлекләрен күрсәтү мөмкинлеге бирелде.
Чара татлы бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.


