9нчы июль, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Җәйге каникул чорында балигъ булмаган балаларның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау кысаларында Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре ведомствоара патронатта торучы балигъ булмаганнар белән эш оештырганнар.
“Туган ишегаллары” циклы кысаларында бүлекчә белгечләре тарафыннан балаларда сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗ формалаштыруга юнәлдерелгән “Кеше, үз гомереңне озынайт!” спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрелде. Балалар тизлектә, җитезлектә һәм зирәклектә ярышып, "Капчык киеп йөгерү", "Тартабыз-тартышабыз", "Классика", "Штандер стоп" кебек эстафеталарда һәм викториналарда актив катнаштылар
Чара балигъ булмаган балаларның сәламәт яшәү рәвешенә мотивациясен формалаштыруга, иптәшлек һәм коллективлык хисләрен тәрбияләүгә ярдәм итте.


