14нче июль, сишәмбе, 2020нче ел
Социаль хезмәт күрсәтүдә булган балигъ булмаган балаларның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау максатларында Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге “КДМУ волонтерлары” хәрәкәте волонтерлары белән берлектә, социаль яраклашуда кыенлыкларны җиңүгә юнәлдерелгән “Хәзинә эзләгәндә” интерактив программасын үткәрделәр.
Чара барышында балалар белән “Куркынычсыз каникуллар” инструктажы үткәрелде. Аннан соң балалар ике командага бүленделәр һәм уен ситуацияләрендә команда белән аралашу күнекмәләрен формалаштыруга, эмоциональ аралашу өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән "Классика", "Капчык киеп йөгерү","Вышибалы" ("Пионербол") кебек ишегалды уеннарында катнаштылар. Чара "Хәзинәләрне эзләү" уен квесты һәм татлы бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

