3нче июль, җомга, 2020нче ел
#БЛАГОДАРЯМОЕЙСЕМЬЕ / #ГАИЛӘМЯРДӘМЕБЕЛӘН Бөтенроссия акциясе кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучылар арасында "Минем бәхетле балачагым" узган фотобәйгегә йомгак ясадылар.
Бәйгенең максаты: гаиләнең уңай образын популярлаштыру, гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, гаилә традицияләрен урнаштыру һәм саклау формалаштыру.
Бәйге 1нче июнь көнне - Балаларны яклау көнендә старт алды. Бәйгенең шартлары гади иде: бөтен гаилә белән бергә уздырган бәхетле мизгелләр сурәтләнгән фотолары җибәрергә кирәк иде. Катнашучылар арасында чын-чынлап иҗади көрәш барды, һәр гаилә үзләренең кызыклы һәм файдалы ялларын, гореф-гадәтләрнең гаилә бәхете һәм иминлегенең аерылгысыз атрибуты булуын күрсәтергә тырышты.
"Мәхәббәт белән җылытылган гаилә", "Бөтен гаилә белән сәяхәт итәбез", "Минем гаиләм тормышында Казан", "Спорт гаиләсе", "Без – сәламәт яшәү рәвеше өчен" номинацияләрендә җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
















