Ведунова Надежда Андреевна "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Надежда Андреевна 1925нче елның 1нче сентябрендә Казанда хезмәткәрләр гаиләсендә туган, әтисе – НКВД хезмәткәре, әнисе – хуҗабикә. Гаиләдә барлыгы 3 бала була. Урта мәктәпнең 8 сыйныфын тәмамлый. Сугыш башланганда медицина училищесына укырга керә. 2 ел белем алганнан соң, юнәлеше буенча Казан шәһәренең микробиология һәм эпидемиология институтында эшли башлый. Сугыш беткәнче бу институтта эшли, аннары ГИДУВКА күчә, анда 15 ел эшли. 1950 елда Бөек Ватан сугышында катнашкан Леонард Павловичка кияүгә чыга. Аларның ике кызлары туа. 1977 елда Надежда Андреевна Казан шәһәренең 2нче йогышлы авырулар хастаханәсендә лаборант булып эшли башлый, аннан пенсиягә чыга. Гомуми хезмәт стажы-55 ел.
















