Notice: Only variables should be assigned by reference in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/templates/accessibility/index.php on line 11
Нәҗипова Разия Вәлиевна

View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

Мы помним лого

   Нәҗипова Разия Вәли кызы, 12. 03. 1930 елда туган - тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны. Разия Вәли кызы Биектау районы Суыксу авылында крестьян гаиләсендә туа. Әтисе һәм әнисе колхозда эшли. Гаиләдә барлыгы 6 бала була. Абыйларының берсе сугышта һәлак була, бөтен гаиләдән Разия Вәлиевна һәм аның абыйсы исән кала.

   1941 елда, сугыш башланганда, Разия Вәли кызы үз авылында колхозга эшкә китә. Гаилә бик хәерче яши, еш кына ач торалар, ләкин барыбер илебезгә ярдәм итәргә тырышалар. Кыр эшләрендә эшлиләр, фронт өчен бияләйләр бәйлиләр. Разия Вәли кызы колхозда сугыштан соң да, 1951 елга кадәр эшли. Аннары Казан шәһәренә күчеп килә, анда башта 6нчы "Казгорпищеторг" базасында, аннары 40нчы заводта, КПБ "ТАСМА" да эшли. Барлык предприятиеләрдә дә Разия Вәли кызы намуслы хезмәте өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Гомуми хезмәт стажы-40 ел."1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале, юбилей медальләре бар.

фото-1

фото-2

 

Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66