
17. 07. 1926нчы елны туган, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны.
Ольга Ивановна Пермь өлкәсенең Югары-Мулинск районы Романовка авылында туа. Әтисе докта, әнисе-җыештыручы булып эшли. Гаиләдә 5 бала була, 2се кечкенә чакта ук үлгәннәр. Бүгенге көндә Ольга Ивановна гына исән.
1932нче елны гаилә Казан шәһәренә күчеп килә. Монда Ольга Ивановна мәктәпкә китә. Сугыш башлангач "Элекон" заводында эшкә бара, аңа 15 яшь була. Башта ярдәмче булып, аннан соң штамповкада эшли.
Заводка иртәнге сәгать 7гә киләләр, көндәлек сменалар 12шәр сәгать була. 15 яшьлек кыз өчен эш бик авыр була - радиаторларны күтәрергә, авыр детальләрне эретеп ябыштыручыларга бирергә кирәк. Вакыт узу белән Ольга Ивановнаны пресслаучы итеп билгелиләр. Ял итәргә вакыт җитми, йокы туймый, арыганлык. Пресста эшләгәндә саксызлык аркасында ул сул кулының имән бармагын югалта.
Ольга Ивановна "Элекон"да эшләвен сугыштан соң да дәвам итә, ә 1964нче елны 3нче цех мастеры итеп билгеләнә.
Ире белән 1952нче елны таныша, өйләнешәләр, 1953нче елны уллары туа. Ире ТЭЦ-2дә элемтәче булып эшли, 2015нче елны вафат була.
Ольга Ивановна "Элекон"да 1976нчы елны пенсиягә чыкканчы эшли. Гомуми хезмәт стажы-34 ел. "Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт өчен"медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

















