20нче август, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Россия Федерациясе Президентының 2020нче елның 23нче июлендәге йөкләмәләре исемлеген тормышка ашыру һәм "#БезБергә"("#МыВместе") Гомумроссия үзара ярдәм акциясе ирекле ярдәмчеләре белән гамәли шөгыльләр үткәрү бурычын үтәү кысаларында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе 2020нче елның 19нчы августында су объектлары янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм беренче ярдәм күрсәтү буенча, ZOOM коммуникацион программа тәэминатын кулланып, видеоконференция режимында онлайн шөгыль үткәрде.
Видео-конференциядә Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, шулай ук "Җиңү юлы" Төбәкара хәйрия оешмасы,"Медик волонтёрлар" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан региональ хәрәкәте, "Казан дәүләт энергетика университеты" ФДЮБББУ,"Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте" ДАҺББУ, "Республика яшүсмерләр китапханәсе" ТР ДБУ, "Халыкара компетенцияләр үзәге-Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы" ДАҺББУ волонтерлары катнашты.
Видеоконференция кысаларында шөгыльдә катнашучылар суда батучыларны һәм боз астына к итүчеләрне коткару кагыйдәләренә өйрәтүче видеороликны карый алдылар. Россия ГТХМ хезмәткәрләре зыян күрүчеләрне реанимацияләү ысулларын күрсәттеләр.
Шөгыль ахырында 2020-2021 нче уку елына уртак чаралар планы буенча фикер алышу үткәрелде.




















