Notice: Only variables should be assigned by reference in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/templates/accessibility/index.php on line 11
"Тормыш тамчысы" Бөтенроссия акциясе #капляжизни#Казань, #этонеиграАнтитеррор

View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   3нче сентябрь, пәнҗешәмбе, 2020нче ел

   3нче сентябрь-терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне.

   Бу көн 2004нче елның беренче сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышлана. Ул террорчылык акты вакытында берничә йөз кеше, алар арасында күпчелеге балалар, һәлак булдылар. Өч көн тоткынлык дәвамында алар бер тамчы су да эчә алмадылар. "Тормыш тамчысы" акциясе-ул хәтер билгесе, безнең белән булмаган кешеләрне символик рәвештә - чәчәкләргә су сибү аша эчерергә чакыру.

   Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр, өйдә социаль хезмәтләр алучылар акция үткәрүдә ярдәм иттеләр, террор корбаннарын бер минут тынлык белән искә алып һәм "көймә кебек" кушучка су җыеп чәчәкләргә "су эчерделәр".

   Социаль хезмәт алучылар үзләренең фотоларын #капляжизни#Казан тегы белән социаль челтәрләрдә урнаштырдылар.

фото-1

фото-2

 

Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66