25нче сентябрь, җомга, 2020нче ел
Киров районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балаларның ата-аналары белән берлектә «Актив ата-ана мәктәбе» социаль проектын тормышка ашыруга йомгак ясадылар. Аның максаты-гаилә мөнәсәбәтләрен гармонияләштерүдә ярдәм күрсәтү һәм ата-аналарның үзмәшгульлеген оештыру юлы белән авыр тормыш хәленнән гаиләне чыгару. Проект кысаларында бүлектә эш 2019нчы елның ноябрендә башланды. Проектны тормышка ашыру чорында бүлектә 18 психологик-педагогик һәм иҗади-гамәли шөгыль үткәрелде. Проектта катнашучылар белән психологик-педагогик тренинглар, рольле уеннар үткәрелде. Алынган белемнәр аларга гаиләдә әхлакый-психологик климатны яхшыртуда, балалар-ата-ана мөнәсәбәтләрен коруда, тискәре стильләрне һәм үз-үзеңне тоту рәвешләрен коррекцияләүдә ярдәм итәчәк.
Белгечләр үткәргән иҗади мастер-класслар кысаларында ата-аналар «гобелен» техникасына, «сәнгатьчә туку» техникасына, натураль тире белән эшләүгә һәм тукымадан ефәк графикасы алымнарына өйрәнделәр. Йомгаклау шөгылендә «Актив ата-ана мәктәбе» проектында катнашучыларга уку узу турында сертификатлар тапшырылды. Алынган күнекмәләр аларга үзмәшгульләр сыйфатында теркәлергә һәм гаилә керемен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Проектта катнашу турында уңай фикерләр калдырып, ата-аналар мөһим үзгәрешләр һәм киләчәккә уңай кәефне билгеләп үттеләр, бу аның нәтиҗәлелегенең төп һәм иң кыйммәтле критерие булып тора.


















