2нче октябрь, җомга, 2020нче ел
Өлкәннәр декадасына багышланган чаралар планы кысаларында "Вакыт һәм буыннар бәйләнеше" дигән акция үткәрелә.
Акция барышында Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекләре хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торучыларны Өлкәннәр көне белән котлыйлар һәм аларга социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары ясаган открыткалар һәм бизәнү әйберләре бүләк итәләр.

















